Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Административ хокук бозулар турындагы үзгәрешләр

2022 нче елның июлендә РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.2 маддәсенә үзгәрешләр кертелде.

– Әлеге маддә автотранспорт чаралары һәм аларның прицепларыннан җитештерү һәм куллану калдыкларын урнаштыру объектларыннан яисә калдыкларны туплау урыннарыннан (мәйданчыкларыннан) читтә бушаткан яисә түккән өчен административ җаваплылык билгеләнүе турында сүз бара, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров. 
Әлеге төзәтмәләр дисциплинаны яхшырту һәм әйләнә-тирә мохитне пычраткан яисә чүпләгән өчен җаваплылыкны арттыруга юнәлдерелгән. Мәсәлән, беренче тапкыр шундый административ хокук бозган өчен гражданнарга минималь штраф күләме 10 мең сум тәшкил итә; йөк машиналары, калдыкларны трактор файдаланып түккән өчен гражданинга кимендә 40 мең сум күләмендә штраф салыначак.
– Штраф санкцияләре юридик затлар өчен дә каралган, – ди прокурор урынбасары Линар Әскаров. 
Үзгәрешләр нигезендә 2023нче елның 1 гыйнварыннан тиешсез урыннарда җитештерү һәм куллану калдыкларын түгү фактлары автомат режимда эшләүче техник чаралар ярдәмендә дә теркәлә ала, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

Мөнирә Арсланова

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев