Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Матурлыкка гашыйк Ирина

Иринаның күз явын алырлык чәчәк гөлләмәсен дус кызымның туган көнендә күрергә насыйп булды

Күз явын алып балкып утырган бәйләмдә роза, хризантема, гортензияләр тупланган. Мәңге шиңмәс чәчәкләр бу. Алар сулмый, аларны бары тик ашап була. Зефирдан ясалган чәчкәләр теләсә нинди бәйрәмгә иң яхшы бүләк, ди Иринаның дуслары.

– Шушындый төр букетлар ясау турында уй былтыр ноябрьдә күңелемә килгән иде. Тик кулга тотып эшләү ничектер кичектерелеп килде. Быел катгый карарга килеп, Башкортостанда махсус курсларда укып кайттым. Апрель аенда бисмиллаһны әйтеп башлаган идем, инде шөкер, уңышлы гына матур букетлар туа, – ди Ирина Шәвәлиева.

Ирина – Яңа Усы авылы кызы. Һөнәре буенча сатучы ул, бүген дә җирлектәге сәүдә үзәгендә яшьлектә сайлаган һөнәренә тугры калып хезмәт куя, сәүдә ноктасы тота. Тәмле чәчәкләр ясау белән ул эштән соң яисә ял көннәрендә шөгыльләнә.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 19 июль санында укыгыз.

Фото – Ирина Шәвәлиеваның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев