Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Япония сәнгатенә гашыйк Виктория

Кечкенә йомшак хайваннар яки кеше сыман затлар бәйләү сәнгате амигуруми дип атала. Япониядән килгән бу төр сәнгатьне үз итүчеләр гадәттә сөйкемле хайваннар – аюлар, куяннар, эт-песиләр һәм башка әйберләр бәйли. Райондашыбыз Виктория Исламова да амигуруми сәнгатенә гашыйк.

– Үземне иҗат кешесе дип һич уйламый идем. 4 ел элек мунчалалар бәйли башладым. Аларны үзгә итеп бәйлисем килеп, интернет челтәрләреннән яңа бизәкләр карап утырганда, бәйләнгән уенчыклар күзгә чалынды. Аларны бәйләргә кызыктым. Кибеттән җеп алдым да, өйгә кайту белән кечкенә куян бәйләдем, тик бәйләмем бик сыйфатлы чыкмады. Шуннан соң амигуруми уенчыклары белән ныклап кызыксына, мондый эшләнмәләр турында күбрәк мәгълүмат туплый башладым, – ди Виктория.
Уенчыкларны ыргак белән бәйләү җайлырак, ди Вика. 
– Ютубта бик күп түләүсез мастер-класслар бар, уенчыкларны шуннан карап бәйлим. Хәзер инде тәҗрибәле уенчык бәйләүчеләрдән мастер-класслар сатып алам. Беренче эшләнмәм җеп аркасында килеп чыкмады, дип уйлыйм. Амигуруми уенчыкларын бәйләү өчен сыйфатлы төрек җепләре кирәк. Интернеттан эзли торгач, шундый төр җепләр сатучы кибет табып, товарны күпләп кайтартырга туры килде. Заказ бәясе 15 мең сумнан да ким булмаска тиеш. Җебе артык күп булу сәбәпле, ничек бәйләп бетерермен дип курыккан идем. Күз курка, кул эшли, диләр бит. Җепләргә әллә ничә заказ бирдем инде, – ди Виктория.
Виктория Исламованың яратып бәйләгән уенчыклары – куяннар. Бала бишеге өстенә элә торган мобиль уенчыкны да Вика үзе бәйләгән.
– Килен бианай туфрагыннан ярала, диләр. Үзем дә кечкенәдән бәйлим, чигәм. Вика дусларга, туганнарга да бик күп бүләкләр бәйләде, барысына да бик ошый. Киленемнең аш-суга осталыгына да сокланырлык. Кул эшләре кыз баланы тагын да күркәмрәк итә, – ди Илүсә Исламова.
Виктория – фармацевт. 2016 елда Ютазыдан Мөслимгә килен булып төшә ул. “Мөслим һавасы иҗатка рухландыра”, – ди Вика. Бәйләм белән райондашыбыз күпчелек төнлә утыра. Спираль буенча бәйләнүче амиругуми уенчыклары җептән нечкәрәк булган ыргак белән бәйләнә. Амигуруми уенчыклары мөлаемлыгы белән җәлеп итә. Әлеге төр сәнгать таралуына да уенчыкларның сөйкемлелеге ярдәм итәдер, күрәсең. 

Фотолар – В.Исламованың гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев