Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Һәр эше үзенчәлекле

Миләүшә Нуретдинова – Яңа Сәет авылы кызы. Тихния апа белән Муллашәех абыйның беренче баласы ул. Өч балалары янына биш ятимне дә сыендырган гаиләдә һәркем нинди дә булса кул эшенә ия.

– Чигәргә башлангыч сыйныфларда укыганда өйрәндем. Минзәлә педагогия көллиятендә укыганнан бирле чиккәнем булмады. Балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли башлагач, матурлык тудыру теләге туды: янәдән чигүгә тотындым. Борынгы татар милли үрнәкләрен ясарга теләп, интернет челтәрләреннән мәгълүматлар тупладым, кул эшләре, эш тәртибе белән таныштым, – ди Миләүшә.
– Миләүшә яраткан шөгыленнән тәм таба. Кул эшләрен күпчелек төнлә башкара. “Нигә һаман йокламыйсың инде?!” – дип ачулансам: “Чиккәндә ару-талуларым онытылып, җаным тынычлана, чиккәндә ял итәм бит мин!” – дип әйтә, – ди Тихния апа.
Чиккәндә Миләүшә фантазиясен эшкә җигә. Төрле программалар сатып алып белемен дә арттыра. Теләге – чигү күнекмәләрен тагын да камилләштерү. Чигү өчен чималны – мендәр тышлыкларын, тастымал-сөлгеләрне, тукымаларны Миләүшә махсус кибетләрдән сатып ала.
– Чигү җепләренең бүген ниндиләре генә юк! Тик сыйфатлысын табу бик авыр. Сыйфатлы чигү җепләрен мин Мәскәүдән кайтартам. Балалар бакчасында узучы бәйрәмнәргә, төрле чараларга үзем сорап алып фотозона, матурлык почмаклары ясыйм. Идеяләремне тукымага төшерәм, кайчак хыялларымның очы-кырые юк кебек тоела. Үземне иҗат кешесе дип саныйм, – ди Миләүшә. – 2021 елда чигү аппараты сатып алдым. Бу аппарат белән әллә нинди бизәкләр чигәргә була! Сөлгегә исем язудан башлаган идем, бүген пар күгәрченнәр, мәчетләр, чәчкә-гөлләр һәм башка сурәтләрне тукымага төшерәм. Минем кебек заманча чигү үрнәкләре белән кызыксынучы, яңа идеяләр эзләүче, башка кызлар белән дә аралашам
Миләүшә район үзәгендәге “Миләшкәй” балалар бакчасында эшли. Эшен яраткангадыр, көн саен яңа идеяләр килә, ди райондашыбыз.
– Күп кызлар бирнә сандыгына сөлгеләр, намазлыклар, алъяпкычлар чигүемне сорап мөрәҗәгать итә. Пар күгәрчен, пар балдаклар яки милли бизәкләр төшерелгән мендәрләр белән килен төшерү йоласының яңартылуы сөендерә. Яшьләрнең кул эшләренә, чигү-бәйләмгә тартылуларына куанам, – ди Миләүшә.
“Шуны гына чигеп бир әле, шушы үрнәкне генә төшерче!” дип мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Минзәлә, Сарман, Азнакай районнары, Яр Чаллыдан, Казаннан да киләләр.
– Чигешләрем кабатланмый. Һәр эшемне үзенчәлекле итәргә, яңалык кертергә тырышам. Чигешләремнең һәркайсы бик кадерле! – ди Миләүшә. 

Лилия Шәймиева

Фото – М.Нуретдинованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев