Быел «Земство докторы» программасы буенча 127 медицина хезмәткәре авылга эшкә кайтачак
2022 елда Татарстанда «Земство докторы» программасы буенча авыл җирлегендәге медицина учреждениеләренә 104 белгечне эшкә җәлеп итеп булган: шул исәптән – 83 табиб һәм 21 урта звено медицина хезмәткәрен. Быел да әлеге программа буенча тагын 127 белгечне авылга эшкә кайтарырга планлаштырыла – 97 табибны һәм 30 урта медицина хезмәткәрен, дип хәбәр иттеләр Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында.