Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Демографик хәл яхшырырга тиеш

Коронавируска бәйле демографик хәл шактый катлауланды. Шуның өстенә бәби алып кайтучылар да кимеде кебек. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова белән районда демографик хәл турында сөйләштек. Берочтан бүлек эшчәнлегендәге яңалыклар белән дә кызыксындык.

– Язилә Шәрипҗановна, районда бәби алып кайтучылар күпме? 
– Быел ике ай эчендә 14 бала дөньяга килгән. 2022 елда 73 бала туды. Биш бала – гаиләдә беренче, 19 сабый икенче бала булып дөньяга килгән. 73 әнинең 39ы өченче яки аннан да күбрәк балаларын алып кайтты. Утыз әни, өченче баласын табып, күпбалалы әни статусын алды. Алты гаиләдә дүртенче бала туган. Өч гаилә алтынчы балаларын алып кайтты. Яңа туган балалар арасында кызлар өстенлек итә: 38 бала, малайлар кимрәк – 35. 
– Гомумән алганда, районда демографик хәл ничек?
– 2022 елда 273 кеше якты дөнья белән хушлашкан. 2021 ел белән чагыштырганда, вафат булучылар саны 36 процентка кимеде. Үлүчеләрнең 161е – ир-атлар, 112се – хатын-кызлар. Ир-атларның күпчелеге – 80 яшьтән соң, хатын-кызлар 85тән соң вафат булган. 
Узган ел 95 пар гаилә корды. 2021 ел белән чагыштырганда, бу – алты парга кимрәк, дигән сүз. 16 ир-егет һәм 20 хатын-кыз бәхетләрен кабат сынап карарга булды. Кызганыч, аерылышу очраклары да бар. Узган ел районда аерылышу турында 63 акт теркәлде. (Шуларның 84 проценты – суд карары нигезендә). Быел ике ай эчендә өч пар язылышты, унике гаилә аерылышты. Вафат булучылар саны – 47 кеше. 
– Гаилә хәле актларын яки бала туу, үлем очракларын теркәүдән тыш тагын нинди эшләр башкарасыз?
– ГХАТ бүлегенә төрле сәбәпләр аркасында исемен яки фамилиясен үзгәртергә теләүчеләр дә килә. Узган ел районда 12 кеше исем-фамилиясен үзгәртте. 73 баланың унысы никахсыз туган, шуларның сигезенә әтисен билгеләү акты ясалды. Әти билгеләү теркәве баланың әти-әнисе никахта булмаган очракларда актуаль. Узган ел 16 әти баланы үзенеке итеп танып, моны рәсми рәвештә рәсмиләштерде. 16 актның унбише – ата-ананың гомуми ризалыгы буенча, 1 акт суд карары нигезендә теркәлде. Дүрт баланы уллыкка-кызлыкка алдылар. Бу очракта да документлар ГХАТ бүлеге аша эшләнә.
– Язилә Шәрипҗановна, хәзер документ эше нигездә электрон формада алып барыла. Гражданлык хәле актларын электрон рәвештә теркәтеп буламы? 
– Узган ел дәүләт хезмәтләре порталында бала туу суперсервисы эшли башлады. Ул ГХАТ органнарына гариза бирүчеләрнең шәхси мөрәҗәгатеннән башка бала тууын теркәү мөмкинлеген бирә. Яшь әни, бала тудыру йортында электрон формада туу турында медицина таныклыгын алып, дәүләт хезмәтләре порталы аша гаризаны рәсмиләштерә ала. Гомумән, хәзер әти-әниләр балалары тууны, яшәү урыны буенча гына түгел, ә үзләренә уңайлы булган теләсә кайсы ГХАТ бүлегендә терки ала. Быел үлемне дә ГХАТ органнарына шәхси мөрәҗәгать итмичә һәм кәгазь документларны тапшырмыйча гына теркәү хезмәте кертеләчәк.
– Районда гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде...
– Әйе, Халыкара гаилә көнендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә озак еллар матур гомер иткән үрнәк гаиләләрне хөрмәтлибез. Узган ел Баек авылында 55 ел бергә яшәгән Гөлдания һәм Тимерҗан Мортазиннар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырдык. Сигез бала үстерүче Феликс һәм Светлана Кинарскийлар гаиләсе республикабызның иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә оештырылучы тантаналы мәҗлестә катнашты. 
“Бердәм Россия” көне кысаларында “Ныклы гаилә” түгәрәк өстәле узды. Анда гаилә сәясәтенә кагылышлы мәсьәләләр (гаилә коручылар һәм балалар санын арттыру, аерылышулар санын киметү) күтәрелде. 55, 65 ел бергә яшәгән матур парлар гаилә бәхетенең сере белән уртаклашты. 
Россия ГХАТ органнары төзелүгә 105 ел тулу уңаеннан узган һөнәри осталык конкурсының зона турында район ГХАТ бүлегенең баш белгече Диләрә Шакирова “Никахны татарча тантаналы төстә теркәү” номинициясендә өченче урынга лаек булды.

Узган ел ГХАТ бүлеге 536 гражданлык хәле актына дәүләт теркәве үткәргән. Бүлек тарафыннан 451 кешегә кабат таныклык бирелгән, 1503 белешмә һәм 124 гражданлык актына төзәтүләр һәм үзгәрешләр кертелгән.  

Римма Афзалова

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев