Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сәнгать осталары бәйрәме (+фоторепортаж)

Халыкка бәйрәм бүләк итүче, тормышыбызны рухи яктан баетучы мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен дә сәхнәдә – райондашларыбыз белән бергәләп билгеләп үтте. Сәнгать әһелләрен һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы тәбрикләде.

Бәйрәм бүләкләргә дә бай булды. Җирле мәдәниятне үстерүдә фидакарь хезмәтләре өчен һәм Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан “Усыкай буйлары”, “Полер кас”, “Рябинушка”, “Черемушка” һәм “Мөслим тугайлары” халык фольклор ансамбльләре район башлыгының Рәхмәт хатларын алды. Җирле мәдәниятне үстерүдә фидакарь хезмәтләре өчен Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты режиссеры Синара Яббарова, туган якны өйрәнү музееның баш белгече Равил Тимкин, балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укытучысы Алеся Латыйпова һәм җыр бүлеге укытучысы Айгөл Шәйгарданова район башлыгының Мактау грамоталары, район мәдәният йорты тегүчесе Әлфинур Сабирова һәм баш методист Ләйсән Муллагалиева Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Район башлыгы Альберт Хуҗин һәм якташыбыз – Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубына гармун бүләк итте. 
Бәйрәмдә үзешчән һәм халык театрлары арасында оештырылучы “Театр ул – милли хәзинә” конкурсы җиңүчеләре дә бүләкләнде. Конкурска районда эшләүче театр коллективлары 24 спектакль тәкъдим иткән! Шулардан иң яхшылары район мәдәният йортында куелды. Бәйгедә җиңү яулаган Ташлыяр, Мәлләтамак, Олы Чакмак авылларының үзешчән театр коллективлары һәм Иске Вәрәш, Метрәй, Салавыз Мухан авылларының халык театрлары район мәдәният бүлегенең дипломнарына һәм 10 мең сумлык сертификатларга лаек булды. Иске Карамалының “Замандаш” халык театры “Театр ул – милли хәзинә” конкурсында гран-прига ия булды һәм мәдәният бүлегеннән диплом белән бергә 30 мең сумлык сертификат та алды.
 

Римма Афзалова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев