Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Салмыш шофер – җинаятьче!

20-29 март көннәрендә районда “Җәяүле” операциясе узды. Районның ДАИ инспекторы Феликс Мәгъданов хәбәр итүенчә, операциянең төп максаты – юл һәлакәтләрендә җәяүлеләр имгәнүен кисәтү.

– Декада барышында машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә мөнәсәбәтенә игътибар бирелде. Җәяүлегә юл бирмәгән ике шоферга административ беркетмәләр төзелеп, 1500-2500 сум күләмендә штраф салынды. Профилактик операция барышында җәяүлеләр дә күз уңында булды. Светофорның кызыл утына чыккан – өч җәяүлегә, җәяүлеләр кичүе булып та, машина юлына йөгереп чыккан тагын ике райондашыбызга административ беркетмәләр төзелеп, һәрберсенә 500 сум штраф билгеләнде, – ди Феликс Мәгъданов. 
Ел башыннан юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозган 218 шоферга административ беркетмә төзелгән. Балаларын транспортта махсус креслодан башка йөрткән – 8, иминлек каешын эләктермәгән – 59, тәүлекнең караңгы вакытында киемендә яктырткыч элементлар кулланмаган дүрт җәяүле җавапка тартылган.
– Атнага бер тапкыр “Тонировка” операциясе дә уза. Шоферлар машиналарының бөтен тәрәзәләрен дә каралтып йөрүдән тәм таба, күрәсең. Ел башыннан 15 шоферга тәрәзәләрен караңгылатып йөргән өчен 500 сум штраф салынды. РФ административ хокук бозулар кодексы нигезендә, ДАИ инспекторының кисәтүенә колак салмаган өч райондашыбызга икеләтә штраф салынды, бер шофер ун тәүлеккә тоткарланды, – ди Феликс Мәгъданов.
Юллар һәркемнән игътибарлы булуны таләп итә. Юллар иминлеген кайвакыт спиртлы эчемлекләр кулланган шоферлар какшата. Ел башыннан ДАИ инспекторлары алкогольле эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган 15 шоферны тоткарлаган. Шулардан икесе – 25 һәм 37 яшьлек гаиләле хатын-кызлар! Гүзәл затларның исерткеч эчемлекләр куллануы һәм шул халәттә руль артына утыруы аяныч.
– Ир-атның спиртлы эчемлекләр куллануы гадәти хәл саналса да, хатын-кызлар өчен бу ят булырга тиеш. Алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә машина белән идарә итүчеләрнең томаланган аңы бәла-казаларның төп сәбәбе булып тора. Спиртлы эчемлек кулланган шоферлар турында райондашларыбыз Телеграм-каналдагы махсус төркемгә яза яисә район эчке эшләр бүлегенең дежур бүлегенә шалтыратып, хәбәр бирә ала. “Башка эчмим! Беренчесе һәм соңгысы!” яисә “Өйдәге проблемалар аркасында эчтем” дип, үз-үзләрен жәлләтергә тырышучылар шактый. Тик эчкән килеш руль артына утыргансың икән, үз гамәлләрең өчен закон алдында җавап тотарга кирәк. Спиртлы эчемлекләр кулланган шофер ул – җинаятьче! – ди ДАИ инспекторлары.
Телеграм-канал дигәннән, салмыш шоферлар турында төркем нәкъ шулай атала да (Муслюмово пьяный водитель). Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә машина йөртүчеләр турында мәгълүмат аноним рәвештә кабул ителә. Телеграм-каналда хәбәрләр юк дип аптырамагыз, мәгълүматны ДАИ хезмәткәрләре генә күрә.
Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X