Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Бердәмлектә – көч!

Мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм итеп, халык бердәмлеген күрсәтә.

Мөслимдә “Сезнең батырлык – үрнәк!” исемле кичә узды. Анда махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләр, аларның әти-әниләре, мобилизацияләнгәннәргә гуманитар ярдәм күрсәтүчеләр чакырылган иде.
– Махсус хәрби операциядә Мөслимнән 160лап егет катнаша. Егетләр кыюлыклары белән үрнәк, үзара дус, тату, бердәм булулары, ярдәмләшеп яшәүләре белән соклану уяталар. Хәрби туганлык, хәрби бердәмлек көчле! Хәрби операциядә катнашучы егетләргә һәм геройлар үстергән әти-әниләргә рәхмәт! – диде район башлыгы Альберт Хуҗин. Ул махсус хәрби операциядә катнашучы Руслан Миргаләүовны, Алмаз Камаловны, Айрат Гыйздуллинны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Руслан Харрасовка адресланган Рәхмәт хатын аның бабасы Ренат абый, Илдар Фәхрануровныкын әнисе Әлфия апа алды. Мобилизацияләнгән егетләргә даими ярдәм итүче “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов, гуманитар ярдәм җибәрүгә зур өлеш керткән эшмәкәрләр Ландыш Вәлиева, Илнар Вәлиев, Разыйф Кәрамов, Илдар Гыйльметдинов, киң күңелле райондашларыбыз Ринат Баев, Илгизәр Хафизов, Баланлы мәдәният йорты директоры Фәния Хафизова да Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Мобилизацияләнгән егетләрнең көнкүрешен җиңеләйтердәй ярдәм чараларын илтеп тапшырган Рузәл Минһаҗев, Рушад Рөстәмов, Алмаз Исәнбаев, Илдар Сәгъдиев, бертуган Илшат һәм Фәрит Сафиннар да шундый ук бүләккә лаек булды. Олы йөрәкле райондашларыбыз мобилизацияләнгән егетләргә машиналар да илтте. Автомобильләрне ремонтлаган Айдар Фәһимов, Собир Назаров, Айгиз Нуретдинов, Газинур Ногманов та Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 
– Улыбыз Яр Чаллыдан мобилизацияләнде. Иптәшләре белән бер гаилә булып, бик дус яшиләр. Улыбызның ялга кайтуын бик дулкынланып көттек, – диде Наилә ханым һәм мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм итүчеләргә рәхмәтен җиткерде.
Мобилизацияләнгән егетләр янына җиде тапкыр барып кайткан Рузәл Минһаҗев райондашлар, якташлар белән очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Тәгәрмәчле мунча, тагын дүрт җиңел машина алып барулары турында сөйләде. Егетләрне сөендереп татар җырлары тупланган флешкалар да бүләк иткәннәр. Госпитальдә ятучы якташларыбызның да хәлләрен белешкәннәр һәм, әлбәттә инде, әниләреннән күчтәнәчләр тапшырганнар. Рузәл шигырьләрен дә укыды. Зал аның һәр шигырен һәм чыгышын алкышларга күмде. Кичә район үзешчәннәренең патриотик рухтагы җырлары белән үрелеп барды.

Римма Афзалова

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев