Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Авылдашлар исеменнән зур рәхмәт!

Үрәзмәт авылындагы Әзһәт мәчетенә яшьләрне мәчеткә тарту максатыннан “Нурлы ислам” проекты нигезендә яктырткычлар куелды.

– Үрәзмәт авылындагы Әзһәт мәчетенә яшьләрне мәчеткә тарту максатыннан “Нурлы ислам” проекты нигезендә яктырткычлар куелды. Яктырткычларның вакыты көйләнә, тәүлекнең караңгы вакытында алар мәчетебезне яктыртып, авылыбызга ямь биреп тора. Бу эшне “Нурлы ислам” проектын оештыручы егетләр Ринат Исламов һәм Зөлфәт Зарипов башкарды. Ринат бүгенге көндә Иске Карамалы авылында гомер итүче якташыбыз – Бүләк авылы кызы Илүсә Исламованың улы. Зөлфәт – Мамадыш районы егете. Егетләр иганәче табып, материаллар алып килеп, яктырткычларны үзләре көйләде. Ә иганәчебез – Иске Карамалы авылында яшәүче авылдашыбыз Энфилә һәм Ленар Кадыйровларның улы Илфар. Ул әти-әнисе белән киңәшләшеп изге эшкә алынган. “Авылларны караштырып тормасак, матур булмас. Үрәзмәт – әниемнең туган авылы, шуңа ярдәм итәргә булдым”, – ди Илфар. Игелекләрегез бәхетегез, тәүфыйгыгыз артуга сәбәп булсын! Авылдашлар исеменнән сезгә зур рәхмәт!
 

Лилия Әхмәдуллина, Үрәзмәт мәдәният йорты директоры.

 Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X