Хәтер яшәгәндә, геройлар онытылмас!
Районда Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелде.
1 июльдә хәрби хәрәкәт-ләрдә катнашкан, бүген инде чәчләренә чал йөгергән ир-егетләр, локаль сугышларда улларын, тормыш иптәшләрен югалткан хатын-кызлар, әтиләрен югалткан балалар Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексына җыела. Быел да мөслимлеләр истә-лекләрен яңартырга бирегә килде.
– Батыр егетләргә илебезнең бөек тарихын, бәйсезлегебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне, һәр милләткә үз телендә сөйләшә алу хокукын кулларына корал тотып якларга туры килә. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне кулларына корал тотып фашизмга каршы сугышкан чын ир-егетләргә багышлана. Бүгенге чарада махсус хәрби операция ветераннары да катнаша. Илебез чакыргач, сез Ватаныбызны сакларга киттегез. Бик зур рәхмәт сезгә, егетләр! Сез – безнең горурлыгыбыз! – диде район башлыгы.
Альберт Хуҗин һәм Чечен конфликты ветераннарының район хәрәкәте җитәкчесе Айдар Гыйбадуллин хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган, туган ягына кайтып вафат булган егетләрнең якыннарына күчтәнәчләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.
Алтай Республикасы башлыгы Андрей Турчак һәм Алтай Республикасы делегациясе исеменнән мөслимлеләрне Михаил Маргачев сәламләде.
– Без озак вакыт дәвамында сугышлар юк, илебез тыныч дип яшәдек. Чынлыкта дошман йокламады, һәрвакыт теге яки бу рәвешле илебезгә һөҗүм итәргә, тыныч күк йөзен бозарга тырышты. Йөрәге яки хәрби бурычы кушуы буенча илебезне һәм кешелек кыйммәтләрен яклап дошман белән бәрелешләрдә катнашкан егетләрнең күбесе башларын салды. Кызганыч, бүген махсус хәрби операция бара. Без егетләребезнең дошманны тар-мар итәчәгенә ышанабыз. Җиңү безнең якта булачак һәм без моның өчен барысын да эшләрбез! – диде ул.
Чарада катнашучылар һәлак булганнарны 1 минутлык тынлык белән искә алдылар.
Хәрби хәрәкәтләр ветераннарына Чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр исеменнән Динар Сәлимов күчтәнәч тапшырды. Германия Республикасында хезмәт иткән ветераннар да буш кул белән килмәгән иде.
Чара локаль сугышларда катнашучылар истәлегенә эшләнгән стелага чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев