Халыкара музейлар көне
18 май – Халыкара музейлар көне. Тарихи-мәдәни мирасыбыз сагында торучы музейлар фәнни-агарту һәм белем бирү-тәрбияләү эшләрен башкара, җәмгыятебезнең үсешен өйрәнергә ярдәм итә. Бүген мәктәпләрдә, авылларда, район үзәгендә күпсанлы музейлар эшли.
Моннан тыш аерым кешеләр дә шәхси музейларын булдыра.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов:
– Балаларга, оныкларга бер истәлек булсын дип башланган эш ул музей. Андагы әйберләрнең күпчелеге гаиләбезнеке: әби-бабайлардан, әти-әниләрдән калган, үземнең кул белән эшләнгәннәре дә байтак. Әтиемнең әтисе – оста мич чыгаручы, хатынымның әтисе данлыклы балта остасы иде. Аларның эш коралларын күрергә була. Әтиемнең гармуны, үземнең гармуннар куелган. Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйга аерым урын бирелгән: өстәл өстенә мәйдан ясалып, уеннар күрсәтелгән. Әле бу эшне ахырына җиткерәсе бар.
Моряк Йосыпов:
– Ихатада музейга нигез салынганга 10-15 еллап бардыр. Әнинең истәлеге булып, гаиләбездә сакланган әйберләр күп иде. Теләнчедән Минзәләгә җәяү барып комсомолга кергән кеше ул. Аның “КИМ” (Коммунистический интернационал молодежи) дип язылган значогы сакланган. Эштән буш вакытларында кешеләргә киемнәр тегә иде, ул теккән күлмәкләр, калфагы, чабаталар сакланган. Әни авыл советында да эшләде. Шул чор турында истәлекләре, депутат значоклары бар. Алдынгы сөт җыючы иде. Аның республикакүләм ярышта җиңгән өчен Мактау грамоталары, бюллетеньнәр бар. Муса Җәлилнең латин шрифты белән басылган китабы, шулай ук латин шрифтлы республика газеталары музейны караучыларда кызыксыну уята. Эш кораллары, радиолар, кул сепараторы, борынгы акчалар, ләгән-комганнар, фотоаппарат, лампалар бар, истәлекле фотолар бик күп. Тормыш иптәшем Фирая белән икебезнең әтиләренең фотоларын “Үлемсез полк” өчен ясап урнаштырдык. Значоклар җыелмасын үзебезнең, балаларыбызның значоклары тулыландырды. Экспонатларны килеп караучылар күп, мәктәп укучылары да килә.
Фото - Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев