Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Халыкара аш көне

Аш - беренче ашамлык буларак, көндәлек туклану рационында мөһим урын алып тора. Бу ризыкның кеше сәламәтлеге өчен мөһимлеген тагын бер кат ассызыклау өчен, 5 апрельдә бәйрәм буларак билгеләп үтелә торган Халыкара ашлар көне булдырылган.

Аш тарихы кулинария тарихы кадәр борынгы. Борынгы Кытайда ашны безнең эрага кадәр 100 ел алдан ук пешергәннәр. Әмма ныклы савытта хәзергечә пешерелгән ашлар әле 5 гасыр элек кенә барлыкка килгән дип санала. Россия һәм Европада ул әле 18 гасырда гына киң таралыш алган.

Теләсә кайсы илнең милли кухнясында әлеге ризыкның рецептлары бар. Ашны җәен дә, кышкы чорда да әзерлиләр. Ашлар тамакны туйдыра, көчне торгыза. Табиблар да авыруларга җиңел бульоннар һәм яшелчә ашларын сәламәтлекне тергезү максатында тәкъдим итәләр. Медицина белгеләре фикеренчә, ашлар организмның ашкайнату системасына яхшы йогынты ясый, ферментлар һәм ашказаны согы эшләп чыгаруны стимуллаштыра, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны-эчәк авыруларын кисәтүдә катнаша. Әмма шуны истә тотарга кирәк: ит, балык һәм гөмбә ашларын ашказаны согы кислотасы арткан кешеләргә һәм бөерләрендә ташлар барлыкка килүгә сәләтле кешеләргә артык кулланырга ярамый.

Бөтен дөньяда аш әзерләүнең меңләгән рецепты бар. Татарларда иң таралганы — токмачлы аш. Аны тавык шулпасында да, ит шулпасында да пешерәләр. Токмачлы ашны бәрәңге белән дә, бәрәңгесез дә әзерлиләр. Токмач кисә белү - татар кызларының да уңганлык билгесе булган. Килен токмачы белән бәйле аерым йола бар хәтта.

Ит яисә сөякле ит шулпасын сөзәләр дә, боҗралап туралган суган һәм түгәрәкләп туралган кишер салып, 15-20 минут кайнаткач, өйдә басып кискән токмач салалар. Токмач өскә күтәрелгәч, кәстрүлне ут өстеннән алалар.

Изображение от wirestock на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев