Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Календарьда - дата

Росгвардия һәрвакыт сакта

27 мартта Россия Федерациясенең милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте – Росгвардия хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Шул уңайдан Росгвардия идарәсенең Мөслим районындагы лицензия-рөхсәт бирү эшләре буенча өлкән инспекторы Диктат Хатбуллин белән әңгәмә кордык.
– Диктат Ленарович, милли гвардия гаскәрләре нинди эш башкара?
– Росгвардия илнең хокук тәртибен һәм эчке тотрыклылыгын тәэмин итә, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәшә, мөһим дәүләт объектларын саклый, җәмәгать иминлеген һәм гадәттән тыш хәлләр режимын үтәүне контрольдә тота. Росгвардия хезмәткәрләре физик һәм юридик затларның милкен саклау буенча мөһим бурычларны үти, дәүләт карамагындагы объектларның һәм җәмәгать урыннарының иминлеген тәэмин итә. Узган ел үзәкләштерелгән күзәтү пультларына тоташтырылган объектлардан – 33, эчке эшләр министрлыгының дежур частьлары гаризалары буенча 16 сигнал кабул ителгән. Безнең девиз: һәрвакыт сак хезмәтендә!
– Ау сезонын котрольдә тоту да сезнең хезмәт җаваплылыгындамы?
– Росгвардия хезмәткәрләре, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белән берлектә, көзге һәм язгы ау сезоны вакытында хокук бозуларны кисәтү буенча рейдлар үткәрә. Рейдлар барышында инспекторлар аучыларның корал йөртү хокукын бирүче документларны, аучылык кагыйдәләрен үтәвен тикшерә. Ау кагыйдәләре буенча, сунарчылар Татарстанның һәм Россиянең Кызыл китабына кергән кошлар турында хәбәрдар булырга тиеш. Әлеге китапка кергән кошларны атарга рөхсәт ителми.
– Диктат Ленарович, бүгенге көндә ничә райондашыбыз корал йөртә?
– Районда 340 кешедә утлы корал бар, шуларның 55е – сырлы көпшәле ау мылтыгы. Шунысы да бар: корал кирәкми яки утлы корал тапкансыз икән, аны кичекмәстән полициягә тапшырырга кирәк. Бу очракта сез закон алдындагы җаваплылыктан котыла аласыз.
– Үз теләкләре белән корал тапшырган гражданнарны бүләкләү дә каралган, дип беләбез...
– Әйе, коралны үзләре тапшыручылар, җинаять җаваплылыгыннан азат ителүдән тыш, акчалата бүләкләнә. Мәсәлән, ату коралы өчен – 3 мең сум, шартлаткычларга – 2 мең сум, гранатага 1500 сум түләү каралган. Коралның законсыз әйләнешен кисәтү буенча ел саен “Сау бул, корал” операциясе үткәрелә. Халыкта теркәлгән газ кораллары да күп. Корал белән эш иткәндә иминлек кагыйдәләрен үтәмәү күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа коралны эчке эшләр бүлегенә тапшыру әйбәтрәк булыр. Коралга кагылышлы сораулар белән район эчке эшләр бүлегенең дежур частена мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото – Диктат Хатбуллинның шәхси архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев