Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Мәлләтамаклылар эшли белә

Авыл җирлегенең төрле өлкәләрдә уңышка ирешүе шул хакта сөйли.

21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Җирле үзидарәнең төп максаты – җирле халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту. Районыбызда 19 авыл җирлеге халыкка хезмәт итә. Мәлләтамак авыл җирлеге – соңгы елларда күп юнәлешләрдә лидерлар рәтендә.

– Бүген җирлегебездә 692 кеше яши, шуларның 109ы Нарат Асты авылында гомер итә. Халык бик актив, җанлы тормыш алып бара, – ди җирлек башлыгы Рузилә Нәсифуллина. – Җирлектә узучы өмәләрдә, төрле чараларда авылдашларыбызныңярдәме зур. Өмәләргә 20дән дә ким кеше җыелмый, күләмле эшләрне 40-50шәр кеше җыелып башкарабыз. “Туган як” агрофирмасы җитәкчелеге һәр эштә ярдәм итә: беркайчан да “юк” дими.

Соңгы елларда җирлектә, чыннан да, күләмле эшләр башкарыла. Узган ел җирлек халкы 404 мең сум күләмендә үзара салым җыйган. Дәүләт ярдәме белән әлеге акча 2 млн сумнан артып киткән.

– Ел саен үзара салымның саллы өлеше су линияләрен яңарту өчен кулланыла. Соңгы өч елда Мәлләтамак авылының су линияләрен тулысынча яңарттык, – ди Рузилә Нәсифуллина. – Быел Нарат Асты авылындагы су линияләрен алыштырачакбыз. Авыл халкы үзара салымны 2500 сумнан җыярга тәкъдим итте. Дәүләт җыелган сумманы ике тапкыр арттырачак һәм күбрәк эш башкарып булачак. Быел 1 километр озынлыкта су линиясен алыштырып, гидрантлар урнаштырырга планлаштырабыз.

Фәридә Гайнетдинова 

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 19 апрель 2024 ел саныннан укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев