Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Кулланучы һәрвакыт хаклы!

15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә.

Без – барыбыз да кулланучылар: үзебезгә ошаган товарны сатып алырга, сыйфатсыз яисә бозылган товарны, шул исәптән товар өчен түләнгән акчаны да кире кайтарырга хокуклыбыз. Ләкин күп очракта хокукларыбыз турында белмибез, белгән очракта да, үзебезне яклаудан баш тартабыз. 

Элек, дәүләт кибетеннән товар алганда, сатучы һәм сатып алучы арасындагы килешү уңайлырак иде. Сатучылар җаваплылык тоеп, эш бирүче тарафыннан куелган кагыйдәләрне төгәл үтиләр иде. Ә хәзер күпчелек кибетләр – шәхси эшмәкәрләрнеке, шуңа сатучыга куелган бурычлар һәм таләпләр дә төрлечә. Сатып алучыга үз хокукларын яклау кыенрак кебек. 

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне ел саен төрле девиз астында үтә. 2024 елда ул “Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект” дип билгеләнгән. Бу аңлашыла да, бүгенге көндә сату-алу күп очракта интернет-кибетләр аша башкарыла. Бу, үз чиратында, мошенниклык очракларының артуына китерә.

Фәридә Гайнетдинова

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 14 март санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев