Календарьда - дата

Һәр баланың йөрәгендә урын алган

«Карлыгач» бакчасы тәрбиячесе Әлфизә Шәмсетдинова турында

Әлфизә Шәмсетдинова дистә елдан артык Мөслимнең «Карлыгач» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Аның беренче белеме — физкультура укытучысы, ул Әлмәт физкультура техникумын тәмамлаган. Соңрак читтән торып тәрбияче белгечлеген дә үзләштергән.

Балачактан спортны яраттым, шуңа техникумга юл тоттым. Ә тәрбияче һөнәренә мәхәббәт әниемнән күчте. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы иде, ә аннары тәрбияче булып эшләде. Аның хезмәте миндә кызыксыну уятты, — ди Әлфизә. Мөслимгә ул тормыш иптәше Айратка кияүгә чыккач кайта. Кызлары Ясминә һәм уллары Азамат тугач, декрет ялыннан соң «Карлыгач» бакчасына эшкә килә. Бүгенге көндә ул — беренче категорияле тәрбияче.

Тәрбияченең төркемендәге нәниләргә еш кына 1–2 яшь кенә була. Бу чорда балалар әниләреннән аерылырга теләми, чит кешеләрдән курка.

Тәрбиячегә иң элек бала белән дуслашырга, аңарда үзеңә карата ышаныч булдырырга кирәк. Без һәр бала белән аерым эшлибез. Иртән елмаеп каршы алабыз, көйләп, яраткан уенчыгын тәкъдим итеп, күңеленә юл табабыз. Нәниләр безне икенче әниләре кебек кабул итә, — дип сөйли тәҗрибәле педагог.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 25 сентябрь саныннан укыгыз.

Фото – Ә. Шәмсетдинованың шәхси архивыннан.


Нет комментариев