Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Гомер агачының җимеше татлымы?

Салауз-Мухан авылында яшәүче Гайшә Латыйпова: “Җимешләрем алтын, картлыгым бәхетле”, – дип җавап бирә.

Җырлы-моңлы бәхетем, кыска булды...

Салауз-Мухан авылында яшәүче Гайшә Латыйповага бик яшьли тормышның ачысын, кырыслыгын татырга туры килә. Ул авылда сыер савучы булып эшли. Нәкъ шул вакытта Үрнәк авылының шаян, ут кебек егете Ислам унисегезе дә тулмаган Гайшәне бер күрүдә ошата һәм үзе белән алып та китә. 1961 елда гаилә корып яши башлыйлар алар.

– Ислам бик уңган, чая егет иде. Ул Муханда тракторда эшләп йөрде. Мине алырга ике иптәш егете белән ат җигеп килгәннәр иде. Бик матур җырлый, гармунда уйный. Шул җырлаулары белән үзенә гашыйк та итте ул мине, – дип искә ала ул көннәрне Гайшә апа. – Төп йортка килен булып төштем. Йортта Исламның  әти-әнисе, апа-абыйлары белән дистәгә якын кеше яши башладык, – ди ул.

Салам түбәле өйгә бар кеше дә сыйган. Бәхетле парны сөендереп, бер елдан уллары Илһам дөньяга аваз сала. Улы тугач, Ислам күкнең җиденче катына менгәндәй була: 

– “Менә улым аз гына үс әле, мин сине гармунда уйнарга, җырларга өйрәтермен. Егет кеше гармунда уйный белергә тиеш ул”, – дип, Илһамны кулына алган саен әйтә торган иде, – ди Гайшә апа. Илһам исәя төшкәч, чыннан да, ул аны гармунда уйнарга өйрәтә башлый. 
 

Нур өстенә нур булып, 1964 елда кызлары Гөлшат дөньяга килә. Гаилә тагын да ишәя. Исламының тырыш, уңган булуы, хатынын һәм балаларын яратып торуы бар авырлыкларны һәм кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә аларга.  Өченче тапкыр әти-әни булырга җыенган бәхетле парларның якты көннәрен кинәт кара болыт каплый. Ул авыр көннәрне искә алып:

– Ислам хәлсезләнеп авырый башлады. Ул дәвердә табиблары да әллә ник юк, үзе дә сиздермәде. Ә табибларга баргач, аның канында яман чир икәне билгеле булды. Ул мизгелләр исемә төшсә, әле хәзер дә тәннәрем чемердәп, тыннарым кысыла. Шушы хәбәрне ишеткәндә ничек түзеп калганмын да, ничек яшәгәнмендер?! Әле бит карынымда өченче балабыз да бар, – дип сөйләп китте Гайшә апа, күз яшьләрен сөртеп.

1969 елның салкын, яңгырлы көзендә Ислам мәңгелекккә күзләрен йома. Аның гармуны һәм күңеле тулганда яратып җырлый торган җырлары гына кала. Нибары сигез ел яшәлгән бәхетле тормыш бер мизгелдә челпәрәмә килә. Тагын дүрт айдан нәкъ әтисенә охшаган өченче кызлары Гүзәлия туа.

 Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 24 ноябрь санынында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев