28 октябрь – Халыкара әби-бабайлар көне
Бу бәйрәм гаиләдәге иң өлкән кешеләргә багышланган һәм төрле буын кешеләрен, якыннарны берләштерергә ярдәм итә.
Бүген без иң якын кешеләребезне - әбиләребезне һәм бабайларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз.
Ата-аналар белән берлектә алар балага гаҗәеп дөнья серләренә төшенергә ярдәм итәләр. Әти-әни аңламаганда да, алар безне күбрәк аңлыйлар. Хәзер бит балаларны алар ярдәменнән башка үстереп тә булмый диярлек. Авырып китсә дә, баланы калдырып чыгасы булса да, тизрәк алар янына йөгерәбез. Әйдәгез, оныклар, оныкчыклар, әти-әниләр, әби-бабаларыбызны, әти-әниләребезне котлыйк әле! Аларга исәнлек-саулык, озак яшәүләрен телик!
Фото ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев