Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

25 июль – теш техниклары көне

Бу – теш протезлары ясаучы кешеләр. Аларны еш кына теш табиблары белән бутыйлар. Тик теш технигы, беренчеләреннән аермалы буларак, пациент белән күрешми дә дияргә буладыр.

Юкка гына теш техникларын зәркәнче белән чагыштырмыйлар. Район поликлиникасында теш технигы булып эшләүче Бари Зәкиевне райондашларыбыз скульпторга тиңли.

– Авыздагы һәрбер теш индивидуаль һәм миллиметрга кадәр төгәллек белән үз урынын алырга тиеш. Теш технигының эше функциональ һәм эстетик булырга тиеш, дип өйрәттеләр безне укыганда, – ди Бари абый.
Бари абый – Үрәзмәт авылы егете. Туган авылы мәктәбендә 10нчы сыйныфны тәмамлагач, армия сафларына алына. Хәрби хезмәтен ул Красноярск краенда үтеп кайта, аннан Яр Чаллы шәһәрендәге медицина училищесына укырга керә.
– Стоматология өлкәсен сайлавым очраклы түгел. Бертуган абыем Васыйл – тәҗрибәле теш табибы. Абыема кызыгып, минем дә шушы һөнәргә ия буласым килде. Ике ел дәвамында теш технигы һөнәренең асылына төшенеп, нечкәлекләрен өйрәнеп, практикаларда тәҗрибә туплап, 1991 елны Мөслим поликлиникасына эшкә кайттым, – ди Бари Зәкиев.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 21 июль санында

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев