15 февральдә Россиядә Ватаныннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә
Ул көн совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган
Бу көнне без үз бурычын намус белән үтәп кайнар нокталарны узган әфганчыларны һәм башка сугыш хәрәкәтләре ветераннарын хөрмәтлибез.
Шул уңайдан районның мемориаль комплексында тантаналы митинг үтте. Анда район башлыгы Альберт Хуҗин, әфганчылар, локаль сугыш ветераннары, оешма-предприятие коллективлары, мәктәп укучылары катнашты.
Иң элек мәйданга яшь армиячеләр парады узды. РФ һәм ТР гимнары яңгырады.
- 15 февраль көнне Совет гаскәрләренең Әфганстан териториясеннән чыгарылуына 36 ел тулуны билгеләп үтәбез. Әфган сугышы еллар кочагына күмелә бара. Ул 20 нче гасырның иң озакка сузылган, канкойгыч сугышларының берсе. Еллар узган саен канлы вакыйгалар ерагая, истәлекләре тоныклана барса да, әле һаман “Әфганстан” сүзе газиз уллары таш кыялар арасында башын салган бик күп аналарның җаннарын тетрәндерә, бурычларын үтәп кайткан ир-егетләрнең яраларын кузгата. Бу сугыш әниләрне бик тиз картайтты. "Яз кайтмасак, көз кайтырбы" диеп әнкәйләргә күбесе кул да биреп тормагандыр... Үзләре дә белмичә күпләр туган җирдә соңгы җырларын җырлады. Мөслим районыннан 113 асыл егетнең алтысына туган нигезләренә әйләнеп кайтырга насыйп булмады. Аларның батырлыгын буыннан-буынга ядкәр итеп сөйләрлек. Онытмыйк. Мәңгелек дан аларга, - диде үз чыгышында район башлыгы.
Лилия Шәймиева репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев