10 ноябрь көнне Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә
Календарьда - дата

10 ноябрь көнне Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә

Тантаналы чарада күпьеллык намуслы хезмәт өчен бүләкләр тапшырылды

Шул уңайдан эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен район башлыгы Альберт Хуҗин, эчке эшләр бүлеге белән тыгыз элемтәдә эшләүче органнар вәкилләре тәбрик иттеләр. Тантаналы чарада күпьеллык намуслы хезмәт өчен бүләкләр тапшырылды.

Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән ихластан тәбриклибез.

Сез үз бурычыгызны тиешле дәрәҗәдә үтәп, районда җәмәгать иминлеген тәэмин итү, хокук бозучыларны тәрбияләү эшенә зур өлеш кертәсез. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, кешеләр иминлеге хакына авыр һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар телибез!

Рәмилә Сәләмова фотолары. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев