Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кайнар линия

Юл билгесе кирәк!

Мөслим авылында яшәүче Марат Шакиров редакциягә гозерен җиткерде.

– Мин Банк урамында урнашкан күпфатирлы 52нче йортта гомер итәм. Безнең йорт ишегалдында кайчан карама машиналар йөри: берсе керә, икенчесе чыга. Бала арбасы этеп йөрүче әниләргә дә, балаларга да, өлкәннәргә дә куркыныч! Хәрәкәтне чикләү өчен йорт янына “Керү тыела” билгесен куйдыртырга иде.

Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов әлеге мөрәҗәгатькә карата:

- Бу урында андый юл билгесе кую мөмкин түгел, чөнки йорт ишегалдында машина кую урыны эшләнде. Биредә гомер итүчеләрдән тыш почта һәм элемтә бүлекләрендә эшләүчеләр, даруханәгә, стоматологка килүчеләр дә машиналарын шунда калдыра. Банк урамындагы 52нче йортта яшәүчеләр моңа риза, - дип җавап бирде.

Лилия Шәймиева фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев