Бинаны сакларга иде
“Мари Бүләр авылында клуб, почта, балалар бакчасы бер бинада эшли. Бинаның балалар бакчасы өлеше хәзерге вакытта кунакханә ролен үти. Анда 21 кеше яши. Бинаның канализация чокырын чистартмыйлар, подвалга пычрак су тулган. Аның исе клубка чыга, судан фундамент блокларына зыян килә. Яңа төзелгән бинаны сакларга иде бит. Сездән ярдәм сорыйбыз”, – дип язалар Мари Бүләрдән.