Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кайнар линия

Йорт территориясе җыештырылачак

Редакциягә Мөслим авылының Шашин урамында яшәүчеләрдән хат килде.

– Шашин урамының 2нче йортында яшәүче авылдашыбыз вафат булды. Йорт хуҗасыз калды. Анда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында теләсә кем кереп йөри. Без ут-күз чыкмасын, бәла тумасын дип борчылабыз. Мөслимгә килеп, кунак булып китүчеләр алдында оят: кунак йорты янәшәсендә җимерек, ташландык йорт тора. Кемгә мөрәҗәгать итәргә белмәгәч, сезгә язарга булдык, – дип мөрәҗәгать итә Шашин урамында яшәүчеләр.
Әлеге үтенечне Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрхановка җиткердек.

– Шашин урамындагы әлеге йорт турында авыл җирлеге башкарма комитеты белә. Йорт полиция тарафыннан игътибарга алынды. Янгыннан саклану максатында йорт территориясе җыештырылачак, өмә оештырылачак, – диде Марат Бәйрханов. 

Фото - "Татар-информ" архивыннан


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев