Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кайнар линия

Дөресме икән?

– Безнең Крәш.Шуран авыл җирлегендә “Россия саклык банкы филиалына караган саклык кассасы ябыла икән” дигән сүзләр ишетелә. Дөресме икән бу хәбәр? Җирлегебездә саклык кассасы булу безнең өчен бик уңайлы иде.

– Безнең Крәш.Шуран авыл җирлегендә “Россия саклык банкы филиалына караган саклык кассасы ябыла икән” дигән сүзләр ишетелә. Дөресме икән бу хәбәр? Җирлегебездә саклык кассасы булу безнең өчен бик уңайлы иде. Кемнәрдер кассага пенсия акчасын күчерә, кемдер телефонга акча түли, кемдер кассадан акча ала, кемдер утка-газга түли. Үзем дә акчаны шул кассадан алам, чөнки Мөслимгә төшеп кайту 700 сумнан да артыкка төшә! Касса дүшәмбе, җомга көннәрендә хезмәт күрсәтте. Берничә ел касса мөдире булып Зөлфия Мөхәмәтдинова эшләде. Без аңа бик рәхмәтле! Кассаны бетермәсеннәр иде. Эшләсен! Без – өлкән кешеләрне Мөслим юлларын таптатып йөртмәсеннәр иде. 
Зариф Гарифуллин.
Әлеге сорауга Саклык банкының Мөслимдәге өстәмә офисы идарәчесе Лилия Николаевадан: “Крәш. Шуран авылындагы саклык кассасы алга таба да эшчәнлеген дәвам итәчәк”, – дигән җавап алдык.

 

Фото– Изображение от wirestock на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев