Балалар – бәхетебезнең татлы җимешләре
Гаилә

Балалар – бәхетебезнең татлы җимешләре

“Маяк” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Гөлзирә Рәхимуллинаның нинди җаваплы һәм кирәкле хезмәт башкаруын күпләр белми дә торгандыр

Фото - Рәхимуллиннарның шәхси архивыннан.
Фото – Рәхимуллиннарның шәхси архивыннан. 

Бик тыйнак, йомшак сүзле, гади бу ханымның өч баланың кадерле әнисе, тормыш иптәше Фердинантка тугрылыклы лаек пар икәне дә күпләр күзеннән читтә кала. Татар хатын-кызларына гына хас булган нәзакәтлелек, сафлык-пакьлек һәм уңганлык сыйфатларын да үзенә мулдан  туплаган Гөлзирә ханым.

Гөлзирә Рәхимуллина (Хәйбрахманова) Метрәй авылында гомер итүче иң матур, үрнәк, мәхәббәтле һәм бәхетле парларның берсе – Фәүзия һәм Нияз Хәйбрахмановлар гаиләсендә өлкән бала булып дөньяга килгән. Әнисе Фәүзиядән сабырлык, аш-суга осталык, түземлек, киң күңеллелек сыйфатларын алса, әтисе Ниязның ярдәмчеллек, тугрылык, үз сүзеңдә тора белү кебек асыл сыйфатларын үзенеке иткән Гөлзирә. Әтисенең әнисе Мәрзия апа да улы белән килене һәм оныкларының яратуын, ихтирамын тоеп яшәде төп йортта. Үзенең акыллы киңәшләре, тормышчан фикерләре белән оныкларына тормышта үз юлларын табарга, авырлыклардан курыкмаска, үз алдыңа куйган максатларга ирешү өчен һәрвакыт алга атларга киңәш итте ул.

Метрәй урта мәктәбендә укыганда да Гөлзирә үзен иң тырыш һәм булдыклы укучыларның берсе итеп таныта. Әлбәттә инде, укуын тәмамлауга, укытучы һөнәрен үзләштерергә Яр Чаллы педагогия институтына юл тота ул. 2001 елда ул үзе теләгән институт студенты булу бәхетенә ирешә. Нәкъ менә шул көннәрдә үзенең булачак тиң ярын – Фердинантын очрата да инде Гөлзирә ханым. 

– Безнең чорларда Мөслимнән Метрәй клубына килүче яшьләр байтак иде. Шулар арасында Фердинант та бар. Һәр көнне булмаса да, ике көннең берендә Метрәйдә иде ул. Танышуыбыз да Метрәйдә клубта булды һәм шул танышудан соң без һәрвакыт бергә булдык. Әле бит укырга да китәсем бар. Тик уку еллары безнең өчен киртә булмады. Мин авылга кайта алмаганда, Фердинант үзе Чаллыга килеп җитә иде. Шулай итеп 5 ел узып киткәнен сизми дә калдык без. Югары белемле укытучы дипломын алу шатлыгын да без бергәләп бүлештек, – ди Гөлзирә, тормыш иптәше белән очрашу мизгелләрен искә алып.

2006 елны кулына диплом алган Гөлзирә туган районына – Мөслимгә кайта, аңа Мөслим гимназиясендә эш тәкъдим итәләр. Һәм шундый сөенечле көннәрдә алар Фердинанты белән кызыл туйларын да билгеләп үтәләр. “Тормыш иптәше итеп нәкъ менә аны сайлавың белән үкенгәнең булмадымы соң?”, – дип сорыйм, әле бүген дә һәр сүзеннән һәм күзләреннән бәхет чаткылары сибелеп торган Гөлзирә Рәхимуллинадан.

– Фердинантым – минем ышанычлы калканым, терәгем, сердәшем, таянычым. Ул миңа тормышта бернинди авырлыкны да, кыенлыкны да күрсәтми. Нинди дә булса хәл итәсе мәсьәлә булса да, Фердинант аларны үзе хәл итеп куя, мин аларның күбесен белми дә калам. Ачык, киң күңелле, һәрвакыт ярдәмчел булуы белән дә ул минем мәхәббәтемне дә, ышанычымны аклады. Кызларыбыз Аделина, Алинә һәм улыбыз Данил өчен дә ул кадерле, үрнәк әти, киңәшче һәм бар күңеле белән аларны өзелеп яратучы да, – ди ул.

Гөлзирә һәм Фердинант Рәхимуллиннар – районыбызда яшәүче күп балалы гаиләләрнең берсе. Өлкән кызлары Аделина, укуын тәмамлап, бүгенге көндә Казан шәһәрендә В.Г.Тимирясов исемендәге университетта югары белем ала. Уллары Данил һәм кызлары Алинә –Мөслим гимназиясе укучылары. Бүген бик күп яшь гаиләләребез бер бала белән генә тукталуны хуп күрсәләр, Рәхимуллиннар өч балага гомер бүләк иткәннәр.

– Балалар күп булу бер дә авыр түгел. Алар барысы да – безнең бәхетебезнең татлы җимешләре. Чөнки минем янәшәмдә ышанычлы һәм төпле яраткан ярым – Фердинантым бар. Без аның белән бар авырлыкларны җиңеп, булган бәхет-шатлыкларыбызны кадерләп саклап яшибез. Без һәрвакыт аның белән киңәшләшеп, бер-беребезнең фикерләрен хөрмәт итеп, аңлашып эшлибез һәм гомер итәбез. Гаилә башлыгы буларак та бер минут та тик торуны белми ул. Шулай ук һәр балабыз өчен борчылып, аларны кайгыртып яши. Хәзер инде олы кызыбыз бездән читтә булгач, аны бигрәк тә кайгыртабыз. Шөкер, бүген тормышыбыз түгәрәк, үз йортыбыз бар, дөньябыз җитеш. Аллаһым берүк безне шулардан мәхрүм итмәсен, – ди Гөлзирә ханым.

Мөслим гимназиясендә 16 ел хезмәт куйганнан соң, тагын да җаваплы һәм тынгысыз хезмәткә алына Гөлзирә Рәхимуллина. 2022 елда аны “Маяк” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенә эшкә чакыралар.

– Әлеге чакыруны алгач, бик теләп риза булдым, чөнки биредә дә мәктәптәге кебек үк балалар һәм аларның әти-әниләре белән эшлим.  Мин гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә белгеч булып хезмәт куям. Әйе, чыннан да, безнең һәр көнебез социаль яктан авыр тормыш шартларында яшәүче, сәламәтлеге чикле булган балалар, төрле хәлләргә калган әтиләр яки әниләр белән очрашып үтә. Әлеге бүлектә биш ел эшләү дәверендә төрле гаиләләрдә булырга туры килде, төрле хәлләр белән очраштык. Кайбер йортта ашарына бер сынык икмәк тә буламаган балалар каршы алса, кайберләрендә кияренә кием булмаган, күзләре яшь белән тулган сабыйлар белән очрашырга туры килә. Андый вакытларда өйгә кайтканнан соң да күңелдә шул балалар өчен борчылу, аларга ничек тә ярдәм итү теләге белән янам, кайвакытта йокыга да китә алмыйча уйларым белән көрәшәм. Бик еш кына Фердинант белән кара-каршы утырып фикер алышабыз, үз гаиләбезнең бөтенлегенә, тормышыбыз касәсенең бәхет белән тулы булуына сөенәбез. Минем теләгем бер: мондый гаиләләр һәм балалар җирлегебездә бөтенләй булмасын иде. Безгә һәр гаиләдә аларның бәхетле һәм шатлыклы мизгелләре белән генә очрашырга насыйп булсын иде дип телим, – ди ул.

Шундый кыен мизгелләре булуга да карамастан, үз хезмәтен бик яратып һәм теләп башкара Гөлзирә Нияз кызы. Министрлык тарафыннан үткәрелүче бәйгеләрдә җиңүләр яулый. 2022 елда “Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” республика бәйгесендә 2 урынга лаек булса, 2026 елда яшь экскурсоводларның “Мәрхәмәт маршрутлары” дип аталучы республика бәйгесе призеры булды. Ел саен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үткәрелүче “Мин булдыра алам” бөтенроссия талантлар конкурсында үз тәрбияләнүчеләре белән призлы урыннар яулый.

– Үзеңнең эшләгән эшеңне, хезмәтеңне күрсәтү бик җиңел дә, рәхәт тә, – ди Гөлзирә Рәхимуллина. – Әлеге бәйгеләрдә эшләгән һәр күрсәтмә материал гыйбрәт өчен дә, мондый күренешләрне булдырмасак иде дип кисәтү өчен дә, матур үрнәк күрсәтү өчен дә ярдәм итә ала. Шул ук вакытта мин аларда катнашучы бик күп коллегаларым белән очрашам, бергәләп тәҗрибә уртаклашабыз, фикерләр алышабыз. Юкка гына халкыбыз: “Йөргән таш шомара”, – димәгән. Андый олы чараларда катнашып, үзем өчен бик күп яңалыклар, файдалы мәгълүмат та туплыйм.

Шундый җаваплы хезмәт башкаруына карамастан, Гөлзирә һәм Фердинант Рәхимуллиннар гаиләләре белән бик активлар. Фердинант үзе дә 123 санлы янгын-коткару бүлегендә янгын сүндерү машинасында йөртүче булып хезмәт куя. Алар парлап та, балалары белән дә районыбызда үткәрелгән төрле спорт һәм мәдәни чараларында, хәйрия акцияләрендә актив катнашалар. “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе”, “Россия чаңгы юлы”, “Милләтләр кроссы” кебек спорт ярышларында катнашып, матур җиңүләр яулыйлар. Гөлзирә һәм Фердинант Рәхимуллиннар шулай бердәм һәм үрнәк гаилә булып, 20 ел парлы гомер юлыннан атлыйлар.

– Гомер юлы бик кыска ул, без беребез дә аның безгә күпме бирелгәнен белмибез. Шушы санап кына бирелгән гомерләребезне талашып та, сугышып та һәм шундый бәхетле дә итеп яшәп була. Боларның барысы да үзебездән тора. Безнең гаиләбездә бу синең эш, бу минем эш дигән бүленеш беркайчан да булмады. Әйткәнемчә, без һәрвакыт бергә тотынабыз, бергә эшлибез. Бүген инде бездән күреп ул-кызларыбыз да безнең үрнәк сыйфатларыбызны үзләренә туплый баралар. Моннан 25 ел элек мин Фердинантымны тиң ярым итеп сайладым, ә ул – мине. Бүген дә без шул сайлавыбызга сөенеп, бер-беребез белән горурланып гомер итәбез. Бәхетебезгә усал күзләр тимәсен, арабызга салкын җилләр дә кермәсен иде. Безнең бәхетле йортыбыз ишекләреннән бары тик сөенечләр, шатлыклар һәм бәрәкәтле көннәр генә керсен, – дип йомгаклады сүзен Гөлзирә ханым.

Гаилә бәйрәмнәрендә, шатлыкларга тулы көннәрдә Гөлзирә һәм Фердинант Рәхимуллиннар парлап җыр сузарга яраталар. Аларның уртак яраткан җырлары да бәхетле мәхәббәт хакында.

Йолдыз бүләк итмим, чөнки буем җитми,
Бүләк итәм сиңа чын сөю.
Әгәр булсак бергә, кайгың булмас бер дә,
Урап узар яну һәм көю.

Әйе, җырдагыча, сөю һәм мәхәббәт мәңгелек!


Нет комментариев