Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кайнар линия

Базарны кайтарырга иде

Өлкәннәр өчен базар бик уңайлы: ерак барасы, эзләп йөрисе, баскычтан менәсе түгел, сатулашырга мөмкин.

Без, өлкәннәр, безне пенсия һәм төрле ташламалар белән тәэмин иткән өчен хөкүмәтебезгә рәхмәтле. Акчаны ашап та, киеп тә булмый, азык-төлек, сирәк булса да кием-салым алырга кирәк. Оныкларга да күчтәнәчләр, бүләкләр әзерлисе килә. Бәхәсләшмим, кибетләр җитәрлек, ассортимент байлыгыннан күзләр камаша. Шулай да элек район үзәгендә эшләгән базар гадилеге белән җәлеп итә иде. Өлкәннәр өчен базар бик уңайлы: ерак барасы, эзләп йөрисе, баскычтан менәсе түгел, сатулашырга мөмкин. Сатучылар ясаган ташламалар пенсияне экономияләргә, башка әйбер алырга мөмкинлек бирә. Болар без  өлкәннәр өчен бик мөһим. Миңа, мәсәлән, баскычтан менү бик уңайсыз.  Базарда сайлап алу мөмкинлеге булу да җайлы, чөнки товар бәясен, сыйфатын чагыштырырга, күңелеңә хуш килгәнен сайлап алырга мөмкин. Республиканың күп шәһәрләрендә һәм авылларында базарлар бүген дә эшли. Вазифадагы затларга зур үтенечем бар: базарны янәдән эшләтеп җибәрсәгез иде. Ул элеккеге урынында көн саен эшләсә, тагын да яхшырак булыр иде.

Нина Устерякова.

Рус Шуган.

Әлеге сорауга Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Байрханов җавап бирде: 

– Элеккеге базар территориясе берничә ел инде шәхси милек булып санала. Шуңа анда сәүдә мәйданнарын ясау мөмкин түгел. Шунысын да әйтергә кирәк: район үзәгендә кибетләр саны җитәрлек дип бәяләнә. Әлегә базар ачу ихтыяҗы юк.

Фото - "Татар-информ"нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев