Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кайнар линия

Җаваплы оешмаларга җиткердек

Редакциягә, нинди дә булса мәсьәләгә ачыклык кертүебезне сорап, еш шалтыраталар. Хат юллаучылар да аз түгел. Мөслим авылында яшәүче Нәзир Җәмилев хатында күтәргән мәсьәләне җаваплы оешмаларга җиткердек.

“Мөслимнең Кооператив урамының күпер башындагы тыкрыкларында яшәүчеләр исеменнән хат язарга булдым. Ике-өч ел элек Кооператив урамында биш тыкрыкның өчесен бер сәбәпсез яптылар. Җәй көне башка тыкрыктан да йөреп була.
Тик 70 яшькә җиткәндә, билдән кар ерып, ипи-сөт артыннан кибеткә барулары авыр шул. Без дә ел саен үзара салым түлибез.
Безнең тыкрыкны ябып, кардан чистартмыйча, унайсызлыклар тудырган өчен без үзара салым түләргә тиешме? Элегрәк язган хатка элеккеге җирле үзидарә башлыгы бик кызык җавап биргән иде: “Без 1нче йортта яшәүче Энҗе апага юристны җибәреп, ризалыгын алдык”. Тагын бер аңлатмасы: “ДАИ инспекторлары тыкрык эченә кереп качкан шоферларны тота алмыйлар”! Җавап кызык булса да, көләсе килми. Энҗе апа – гади кеше, юрист та, хокук белгече дә түгел. Ә ДАИ инспекторлары кулында заманча техника бар. Тыкрык эчендә шофер куып йөрми алар. Туктамаган машина һәм аның хуҗасы турында бөтен мәгълүматны алар санаулы минутлар эчендә ала.
Без, Кооператив урамының 55-57нче йортлар арасындагы тыкрыкның алты йортында яшәүчеләр, тыкрыкны ачу мөмкин булмаса, кардан чистартып булса да торсыннар, дип сорыйбыз. Бил тиңентен кар ерып, урамга чыгып йөрергә бик авыр бит!
Хөрмәт белән Нәзир Җәмилев”.
Әлеге сорауга Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов җавап бирде:

– Нәзир Җәмилев телгә алган Кооператив урамындагы тыкрык сәбәпсез ябылмады. Әлеге эш юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен истә тотып эшләнде. Тыкрык юлда авария ситуациясен киметү, юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау максатыннан ябылса да, халыкта бүген дә аңлашылмаучанлык бар. “Кояшлы Ык” ял паркына туры шушы тыкрыктан төшкән җиңел машиналар җәен балалар өчен куркыныч тудыра иде. “Кояшлы Ык” ял зонасында машина кую өчен парковкалар эшләнде. Ә алда әйтелгән тыкрык ачык булганда, машиналар шуннан төшеп, газон таптап йөри иде. Әлеге тыкрык тирәсендә яшәүче өлкәннәргә икенче тыкрык та ерак түгел.

“Бөтен урамнар да кардан чистартыла”, диделәр Мөслим авыл җирлеге советында. Урамнар кардан чистартылмаганда Мөслим авыл җирлеге башкарма комитетына хәбәр итәргә кирәк.

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев