Җаваплылык бар
Кайнар линия

Җаваплылык бар

Редакциягә Югары Табын авылында яшәүче Фәйсә Минһаҗетдиновадан сорау килде

– Терлекләрне иректә йөртүчеләргә берәр җаваплылык каралганмы? – дип сорый ул.

Әлеге сорауга Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов җавап бирде.

– Мөслим районының Түбән Табын авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү өлкәсендәге муниципаль контроль турындагы нигезләмә нигезендә малларын иректә йөртүчеләр җаваплылыкка тартыла. Әлегә кисәтү белән чикләнәбез, берничә тапкыр әйтеп тә тыңламасалар, беркетмә төзеләчәк, – диде Рөстәм Кыяметдинов.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 


Нет комментариев