Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кайнар линия

Газ бетәмени?

Бу көннәрдә газета укучыларыбыздан берничә сорау килде. Шуларның берсе газ ягулыгы белән тәэмин итүгә кагыла. “4-6 сентябрь көннәрендә район күләмендә газ бирү тукталып торачак, диләр. Сәбәбе нәрсәдә?” – дип сорый райондашыбыз Фәридә.

Әлеге сорауга район газ эксплуатациясе хезмәтеннән түбәндәге җавапны алдык:

– Әйе, 4-6 сентябрь көннәрендә Мөслим районына газ бирү тукталып торачак. Сәбәбе – районга килә торган газ линиясендә ремонт эшләре үткәрү: задвижкалар һәм газүткәргечләрнең бер өлеше алыштырыла. Газ бирү 4 сентябрь көнне иртәнге 8.00 сәгатьтә туктатыла. 6 сентябрь көнне 8.00 сәгатьтә линиягә газ җибәрелер, дип планлаштырыла. Авыллардагы газ эксплуатациясе оешмасы хезмәткәрләре дә әлеге хәбәрне халыкка җиткерәчәк. Газ җибәрелгән көнне йорт хуҗаларының көн дәвамында игътибарлы булулары, газның өзлексез януын күзәтүләре кирәк. Өзеклек булганда авылдагы газ эксплуатациясе хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Район газ эксплуатациясе хезмәтенә дә хәбәр итәргә була. Стационар телефоннан 2-58-04 һәм 04 номерларын, кәрәзле телефонда 104 номерын җыярга кирәк.

Фото - Мөслим-информ архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев