Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кайнар линия

Бинаны сакларга иде

“Мари Бүләр авылында клуб, почта, балалар бакчасы бер бинада эшли. Бинаның балалар бакчасы өлеше хәзерге вакытта кунакханә ролен үти. Анда 21 кеше яши. Бинаның канализация чокырын чистартмыйлар, подвалга пычрак су тулган. Аның исе клубка чыга, судан фундамент блокларына зыян килә. Яңа төзелгән бинаны сакларга иде бит. Сездән ярдәм сорыйбыз”, – дип язалар Мари Бүләрдән.

Әлеге мәсьәлә буенча Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салиховка мөрәҗәгать иттек. 

– Балалар бакчасының иске бинасы район Башкарма комитеты милке булып санала. Бүгенге көндә бу бинада “Август-Мөслим” агрофирмасында хезмәт куючылар яши. Канализация суы суыртылды, әмма подвал чистартылмаган. Башкарма комитетка бу хакта хәбәр ителде, – дип җавап бирде Иршат Салихов. 

Фото - мәктәп архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев