Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Мәлләтамаклылар активлыгы белән сокландыра

Мәлләтамак авыл җирлеге халкы актив булуы белән аерылып тора. Спорт ярышларында, мәдәни чараларда актив катнашалар, төрле хәйрия акцияләрендә аерылып тора алар.

– Рүзилә Радиковна, быел җирлектә нинди эшләр башкарылды?

– Су белән тәэмин итү мәсьәләсе безнең җирлек өчен дә актуаль. Ел саен үзара салымның бер өлеше Мәлләтамак авылында су челтәрен яңартуга тотыа. Быел да искәрмә булмады. Узган ел Мәлләтамак авылының Яр буе урамында яшәүче авылдашлар су кертүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Мәсьәлә урам җыенында уртага салып сөйләшенде һәм быел 11 хуҗалыктан торган бу урамга “РРС-Строй” оешмасы 300 метр озынлыгында торбалар сузып, сигез хуҗалык су челтәренә ялганды. 

– Мәлләтамак мәчетендә ремонт эшләре дә үзара салым хисабына башкарылдымы?

– Җирлегебездә ике мәчет эшли. Мәлләтамак авылындагы “Сөләйман” мәчетенең алгы өлешендә койма яңартылды, котел алыштырылды, газ плитәсе куелды, газ белән җылыту буенча кирәкле документлар эшләнде.

Фәридә Гайнетдинова

Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 10 ноябрь санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев