Хәтер бакчасы» бөтенроссия акциясе кысаларында агачлар утыртылды
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан бөтен ил буйлап яңадан «Хәтер бакча»лары чәчәк атачак.
Совет халкының батырлыгына рәхмәт һәм хөрмәт символы булган бу масштаблы халыкара акция бишенче тапкыр уздырыла.
Кичә Мөслим гимназиясе территориясендә "Хәтер бакчасы" бөтенроссия акциясе кысаларында агачлар утыртылды.
9 "А" сыйныфы укучылары һәм аларның әти-әниләре Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә яңа үсентеләр утырту өчен берләште.
"Без бүген агачлар утыртып кына калмадык, баш өстендә тыныч күк йөзе бүләк итүчеләргә рәхмәтебезне җиткердек. Без утырткан һәр үсенте – Буыннар элемтәсе символы, ата-бабаларыбызның батырлыгын һәм балаларыбызның киләчәгенә керткән өлешләрен искә төшерү ул», - дип үз тәэсирләре белән уртаклаштылар әлеге акциядә катнашучылар.
"Ничә еллар үтсә дә, хәтер агач кебек үсә, киңәя, хәтер бакчасын без йөрәкләребездә үстерәбез", - ди 9 "А" сыйныфының җитәкчесе Ирина Галиева.
Ирина Галиева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев