Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Җиңүнең 80 еллыгына

Украинадагы махсус хәрби операция башлану белән курку белмәс ир-егетләребез илебез сагына басты

Алар бүгенге көндә үз бурычларын намус белән үти

Районыбызның шактый егете бүгенге көндә фронтта. Шулай ук махсус хәрби операцияда батырларча һәлак булган егетләребез дә бар.

Мемориаль комплекста МХОдә катнашучыларга багышлап стела ачылды. Тантанада район башлыгы Альберт Хуҗин, мөслимлеләр катнашты.

Махсус хәрби операциядә хезмәт иткәндә батырларча һәлак булган геройларыбызга, бүгенге көндә дә яу кырында илебез тынычлыгы өчен көрәшкән батырларыбыз хакына, аларның исемнәрен мәңгеләштерү, мәңгегә киткәннәрнең исемнәрен хәтерләр өчен райондашларыбыз обелискны ачарга җыелды.

РФ Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Алексей Красиньков үлгәннән соң "Батырлык өчен" ордены белән бүләкләнде. Шушындый ук орденнар Илнур Шабаев, Илдар Ибраһимов, Фәнис Садыйковның якыннарына тапшырылды.

Әлеге һәйкәл таштан ясалган корылма гына түгел, ул Ватанны саклаучыларның батырлык һәм үлемсез рух символы. Һәр чорның үз геройлары була. Бүген алар – махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезне яклаучы ир-егетләребез. Чара махсус хәрби операцияда илебез өчен башларын салган якташлар истәлегенә чәчәкләр салу белән төгәлләнде.

Чараның икенче өлеше Мөслим туган якны өйрәнү музеенда дәвам итте.

Лилия Шәймиева репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев