Бөек Ватан сугышы геройларын искә алып
“Мизгел” яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чара узды.
Анда Советлар Союзы Герое Илдар Маннановның туганы Гөлшат Шәмсевәлиева, “Дан” ордены кавалеры Бәдыйк Салиховның кызы Рәмзия Закирова һәм сеңлесенең кызы Рәзилә Софеева, сугыш чоры баласы Мирзанур Галимов, язучы Фәтхулла Абдуллин катнашты.
– Кеше хәтере шулкадәр серле, вакыт аның белән хакимлек итә алмый. Бәдыйк Салиховның кызы булуым белән чиксез горурланам! Мин, әткәй сугыштан кайткач, дөньяга аваз салганмын. Әткәй үлгәндә, миңа 1 яшь тә 10 ай булган. Абыема 10 яшь булган, ул әткәйне ныграк хәтерли. Әткәй “Дан” орденының тулы кавалеры гына түгел, герой буласы булган! Командиры бу хакта боерык язгач, блиндажга снаряд төшеп, командир да, документлар да яна, – дип сөйләде Рәмзия Закирова. – Әткәй турындагы истәлекләрне әнкәй сөйләгәннәрдән генә хәтерлим. Әткәйнең поездда авыл хуҗалыгы күргәзмәсеннән кайтышы булган. Коммунистларга яңалыкны беренче булып хәбәр итәләр бит, сугыш башлануын ул поездда кайтканда ишетә. Кайтып әни белән чәй эчәләр дә әти юлга кузгала.
Рәмзия апа сөйләве буенча, Бәдыйк Салиховның энесе Галимҗан да сугышта катнаша. Тик бу хакта беркайда да теркәлмәгән, райондашыбызның батырлыклары турында телгә алынмаган.
Лилия Шәймиева фотосы
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел 25 апрель санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев