Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тантаналы чара узган
Интернатта тәрбияләнүче өлкәннәрне бәйрәм белән котларга Мөслим районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, социаль фондның клиент хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева килгән
- Интернат-йорт директоры Гөлнар Шакирянова учреждениенең социаль тормышында актив катнашканнары өчен социаль хезмәттән файдаланучыларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, Җиңү бәйрәме белән котлады. Иң матур мизгелләрнең берсе - сугыш чоры балаларын хөрмәтләү булды. Сугыш чоры балалары - Валентина Помазкова, Екатерина Портянихина, Евгений Теплов, Шәкурҗан Габдуллин, Моҗәһидә Нигмәньянова һәм башкалар котлауларны бик дулкынланып кабул иткәннәр. Интернат хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр тарафыннан әзерләнгән концерт та бәйрәм көнендә иң җылы бүләк буларак кабул ителде", - дип хәбәр итә интернат-йортның мәдәни чаралар оештыручысы Гөлзәрия Шакирова.
"Шәфкать" кызлар ансамбле җырлары, хәрәкәт чарасы бары тик коляска булган ир-егетләрне дә катнаштырып әзерләнгән бию, шигъри тәлгәшләр - барысы да җылы алкышлар белән хуплап кабул ителгән. Чарада шулай ук Әмәкәй мәктәбенең "Импульс" волонтёр отряды әгъзалары да катнашкан. Алар "Георгий тасмасы" акциясен үздырганнар, концерт номерлары белән чыгыш ясаганнар. Мәктәп директоры Гөлнара Хәкимовага, педагог оештыручы Гөлназ Бәдретдиновага, директор киңәшчесе Динара Мөбәрәковаларга интернат өлкәннәре ихлас рәхмәтләрен җиткергән.
Фотолар - Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев