Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан туган якны өйрәнү музеенда «Утлы еллар аша» китабының lll бүлеген тәкъдир итү кичәсе узды
Җиңүнең 80 еллыгына

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан туган якны өйрәнү музеенда «Утлы еллар аша» китабының lll бүлеген тәкъдир итү кичәсе узды

Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов бу китапның Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган мөһим вакыйгаларның берсе булуын әйтте

Китапның төзүче-авторы Равил Тимкин мәгълүмат туплауда ярдәм иткән һәркемгә тирән рәхмәтен белдерде. Үзләренең истәлекләре белән сугыш чоры баласы, халык язучысы Фоат Садриев, балалар шагыйре, "Утлы еллар аша" китабының ll бүлеге авторы Мөҗәһит Әхмәтҗанов та бүлеште. Мәгариф ветераны Фирая Йосыпова Р. Тимкинга үзе туплаган мәгълүматлар җыентыгын тапшырды һәм аңа иҗади уңышлар теләде. 

Рәмилә Сәләмова, Динар Нуретдинов фотолары.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев