Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Җиңүнең 80 еллыгына

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бүген авылларда тантаналы чаралар үтте

Баланлы авыл җирлегендә бәйрәм Баланлы һәм Шуганка авылларында узды

Баланлы авылыннан Бөек Ватан сугышында 196 кеше катнашкан, шуларның 52се генә туган җиренә исән-сау әйләнеп кайткан.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чарада Баланлы авыл җирлегенең бердәнбер тыл ветераны Илисәй Имамов катнашты. Авылдагы һәйкәлне дә ул ясаган.

Авыл җирлеге башлыгы Илгизә Гыйльфанова, “Татмедиа” АҖ филиалы “Мөслим-информ” җитәкчесе Римма Афзалова бәйрәм котлауларын җиткерде. Шуганкалыларны авыл советы депутаты Алгиз Корбанов һәм авылның ветераннар советы рәисе Фәхрази Нәүшиев та тәбрикләде.

Баланлыда мәдәният йорты директоры Фәния Хафизова һәм авыл советы секретаре Данияр Гыйзетдинов матур җырларын бүләк итте. Баланлы оныгы Илдан Гайсин баянда уйнап, өлкәннәрне җырлатты.

Шуганка авылында узган тантанада “Каенкай” балалар бакчасына йөрүчеләр осталыкларын күрсәтте. Җырлап, биеп, шигырьләр сөйләп, 4-6 яшьлек балалар тулы бер концерт күрсәтте. Авыл өлкәннәре дә ялындырып тормады, ретро-җырлар башкарды.

Җирлектә Бөек Ватан сугышы ветераннарын 1 минутлык тынлык белән искә алып, алар истәлегенә чәчәкләр салдылар.

Соңыннан бәйрәмгә килүчеләрне солдат боткасы белән сыйладылар. Авыллар зур булмаса да, Җиңүнең 80 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев