Бөек Җиңүне каршылап
Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте
«Чарада Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләре буенча урынбасары Марина Бәдертдинова, социаль фондның клиент хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева катнашты. Кунаклар тарафыннан тантанада катнашучылар тәбрикләүләр кабул иттеләр. Тантанада сугыш чоры балаларына аерым игътибар күрсәтелде. Концерт чыгышлары хезмәткәрләр һәм биредә яшәүчеләр тарафыннан әзерләнде һәм һәр чыгыш бик җылы кабул ителде.
Чарада, шулай ук, Әмәкәй гомуми белем бирү мәктәбе волонтёрлар төркеме дә катнашып матур чыгышлары белән өлкәннәрне сөендерделәр. Алар тарафыннан һәр катнашучының күкрәгенә лента да тагылды.
Бәйрәм интернат-йортта яшәүче һәркемне тәэсирләндерде, матур хисләр уятты», – дип хәбәр итәләр Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.
Фото һәм видео – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортынннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев