Татарстанда милли проект буенча Россиянең терәк челтәрендәге автомобиль юлларының 16 участогы ремонтланачак
Ремонт эшләре аларның норматив хәлен 85% дәрәҗәсендә тотарга мөмкинлек бирәчәк
Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында быел Россиянең терәк челтәренә кергән төбәк автомобиль юлларының 16 участогы ремонтланачак. Аларның гомуми озынлыгы 30 кмдан артык, дип хәбәр итә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең матбугат хезмәте.
«Татарстанда Россиянең терәк челтәренә кергән төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларының гомуми озынлыгы 1447,5 км тәшкил итә. Алар республика шәһәрләрен һәм административ үзәкләрен тоташтыра, Казанга, шулай ук мөһим транспорт төеннәренә – аэропортларга, тимер юл станцияләренә һәм эчке су юлларына илтүче юлларны тәэмин итә», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Быел Тукай районында Чаллы – Зәй – Әлмәт автомобиль юлының 0+000 км – 5+208 км участогын ремонтлау күздә тотыла.
Моннан тыш, Аксубай районында Чистай – Аксубай – Нурлат, Актаныш районында Актаныш – Мөслим, Әлки районында Алексеевское – Биек Колок һәм Спас районында Базарлы Матак – Болгар юллары ремонтланачак.
Ремонт эшләре аларның норматив хәлен 85% дәрәҗәсендә тотарга мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев