Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Авыллар суга тиенә

Суны яшәү чыганагы дип белмичә әйтмиләр. Сусыз бер генә көн дә яшәп булмый.

Җирлегебездәге күпчелек су линияләре совет чорыннан калган һәм әледән-әле яңарту, төзекләндерү эшләрен таләп итә.

– Соңгы елларда җирлегебездә бик күп су линияләре яңартылды. Су куллану кискен арткан вакытта су насосларының эштән чыгу очраклары да була. Авылларда су линияләрен яңарту, модернизацияләү буенча даими эш алып барыла. Быелгы җәйдә Баланлы, Михайловка, Октябрь, Әмәкәй, Иске Карамалы, Мәлләтамак, Исәнсеф, Симәк, Мөслим, Вәрәшбаш, Түбән Табын авыл җирлекләрен су белән тәэмин итүче объектларда ремонт эшләре узды. Ел дәвамында да планнан тыш төзекләндерү эшләре башкарыла, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.

Мәлләтамак авылының халык телендә “мәктәп урамы” дип йөртелүче Колхоз урамы халкы да, ниһаять, суга тиенде. Монда Рушад Рөстәмов җитәкчелегендәге “РССТРОЙ” оешмасы эшчеләре су үткәрү эшләрен башкарды. Бүген әлеге оешма Югары Табын авылында су кертү белән мәшгуль.

– Су – олы нигъмәт. Һәркем аның кадерен белеп кулланса, кирәксезгә сарыф итмәсә, сусызлык проблемасы белән очрашмас та идек, бәлкем. Безнең җирлектә су кертү буенча өченче атна эш бара. Авыл халкы өчен зур сөенеч бу. Инде ничә еллар авыл җыеннарында халык әлеге мәсьәләне кабыргасы белән куеп килде.  Югары Табын мәктәбенә дә су линиясе сузылып, мәктәп суга тиенер дип көтәбез, – ди Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов.

Әмәкәй авыл җирлегенә караган Әлмәт авылына да быел су керде. 1 миллион сумнан артык бәягә авылды яңа су скважинасы казылды, су системасы эшләнде, су башнясы койма белән әйләндереп алынды. Шулай ук электр үткәргечләре сузылды, будка ясалды. Бу атнаның дүшәмбесендә Әмәкәй авылында су системасына ремонт башкарылды.

Озак еллар үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасыннан читтә яшәгән Катмыш авылын да су белән тәэмин итү буенча проект эшләре алып барыла. Киләсе елга бу авылга да су керер дип уйларга җирлек бар.

– Үзара салым акчасы авыл җирлекләрендә килеп туган проблемаларны хәл итүдә зур роль уйный. Әлеге средстволарга быел, авыл халкы тәкъдиме белән, су скважиналары төзү, суүткәргечләрне ремонтлау һәм яңа су линияләрен урнаштыру каралган. Исәнсеф һәм Әмәкәй авыл җирлекләрендә бу эшләр төгәлләнде. Баек, Крәш.Шуран, Үрәзмәт авыл җирлекләрендә дә шушындый ук эшләр башкарыла, – дип хәбәр итәләр район Башкарма комитетыннан.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев