Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Ваемсызлык фаҗигагә китерә

Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе утырышы узды. Ул Татарстанда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә багышланган иде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов җитәкчелегендә узган утырышта җаваплы служба вәкилләре һәм онлайн-режимда җирлек башлыклары катнашты. 
– Коры җәй саклык, уяулык таләп итә. Авыл җирлекләре башлыкларының ялгыз яшәүче өлкәннәрне, социаль яктан уңышсыз саналган гаиләләрне контрольдә тотуы кирәк. Буш йортларга җыелып хәмер эчүчеләр турында да хәбәрләр килеп ирешә. Ваемсызлык бәлагә китерергә мөмкин, – диде Ирек Салихҗанов.
Социаль яктан уңышсыз саналган гаиләләр дә, гадәттә, күңелсез хәлләргә дучар була. Районның социаль яклау бүлегендә бүгенге көндә социаль яктан куркыныч 16 гаилә ведомствоара исәптә тора. Әлеге гаиләләрдә балигъ булмаган 27 бала тәрбияләнә.
– Бу гаиләләрне исәпкә куюның төп сәбәбе – әти-әниләрнең спиртлы эчемлекләр куллануы, бурычларын үтәмәве, балигъ булмаган балаларның тәртип бозуы, – диде “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Роза Шиһапова.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 30 июнь санында.

Лилия Шәймиева

Фото Мөслим-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев