Ваемсызлык – бәлагә сәбәп
Балалар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләре өчен күп очракта әти-әниләр гаепле!
Быел алты ай эчендә Татарстан юлларында 16 яшькә кадәр балалар катнашында 211 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аларда 6 бала һәлак булган! 227 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
– Пассажир балалар катнашындагы юл фаҗигаләре аеруча күп. Ел башыннан республика юлларында пассажир балалар катнашында 69 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, аларда 5 бала һәлак булган һәм 81 бала төрле имгәнүләр алган. Пассажир балалар белән булган фаҗигаләрнең сәбәпләре төрле. 14 юл-транспорт фаҗигасендә шоферлар автотранспорт урнашу кагыйдәләрен бозган булса, каршы як полосага чыгу 12 юл-транспорт фаҗигасенә китергән. Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу 9 юл-транспорт фаҗигасендә теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган, 13е яраланган. Шунысы куанычлы, районыбызда пассажир балалар белән бәйле фаҗигаләр теркәлмәде. Шулай да балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозучылар саны кимеми. Быел балаларын махсус креслодан башка йөрткән 23 шоферга административ беркетмә төзелде, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Актаныш районында булган юл-транспорт һәлакәте иминлек каешының һәм махсус креслоның мөһимлеген тагын бер мәртәбә искәртә. Фаҗиганең сәбәпчесе – җиңел машина йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм йөк автомобиле белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм аның 7 яшьлек пассажиры һәлак була. 5 яшьлек кыз белән әнисе авыр тән җәрәхәтләре ала.
– Әлеге һәлакәт бик күпләрне тетрәндерде. Балалар автомобильдә юл йөрү кагыйдәләрен бозып йөртелгән. Һәлак булган бала иминлек каешы белән эләктерелмәгән була, фаҗига вакытында ул машина йөртүченең утыргычы астына кысыла. Исән калган 5 яшьлек баланың да махсус утыргычка утыртылмавы билгеле. Ул могҗиза белән генә исән калган. Пассажир балалар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында 14 июльдән “Бала – төп пассажир” операциясе башланды. Профилактик чара 24 июльгә кадәр дәвам итәчәк, – ди Феликс Мәгъданов.
Әти-әниләрнең ваемсызлыгы аркасында бик күп балалар һәлак була. Автокреслога утыртылган, иминлек каешын эләктергән булса, бик күп сабыйларның гомерләрен саклап калып булыр иде. ДАИ инспекторлары хәбәр итүенчә, әти-әниләргә балаларның “каприз”ларын үтәү, башкалар янында мин-минлекне күрсәтү баланың исәнлегенә караганда мөһимрәк шикелле. Кызына яисә улына электросамокат, скутер, мотоцикл, мопед алучыларга тагын нәрсә әйтәсең?! Узган атнада бер яшүсмер юлдан баручы бабайны бәреп киткән. Бәхеткә, карт исән-сау, сәламәтлегенә җитди зыян килмәгән.
Мотоцикл белән таудан егылган бер баланы моннан ике атна элек Яр Чаллы хастаханәсенә илткәннәр иде. ДАИ инспекторлары килгәнче баланың әти-әнисе мотоциклны яшерергә өлгергән, яшүсмерне велосипед белән идарә иткән дип теркәткәннәр. Бу ялганнан балага гына зыян!
– Иртә яздан башлап балалар мотоциклда чаба. Җәйге чорда яше тулмаган, әлеге төр транспорт белән идарә итәргә хокукы булмаган килеш, каска да кимичә мотоцикл белән идарә иткән алты яшүсмергә административ беркетмәләр төзелде. Электросамокат белән зур юлга чыккан өч баланың әти-әнисе җаваплылыкка тартылды, – ди Феликс Мәгъданов.
Балаларыгызның гомерләре белән уйнамагыз! Кызыгыз яки улыгызның гозерләренә “юк” дип әйтергә өйрәнегез! Балигъ булганчы аның гомеренең сезнең кулларда булуын онытмагыз!
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев