Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Татарстанда яшәүчеләргә начар һава шартларында саклык чаралары турында искәрттеләр

Иртәгә иртәнге сәгать биштән кичке сәгать алтыга кадәр республика территориясендә буран, күз күреме начарлану һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил (18 метрга кадәр) көтелә, юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Көчле буран вакытында автомобильдә зур юлларда һәм шосседа гына йөрергә була. Әгәр машинадан чыгарга туры килә икән, аннан бик еракка китәргә киңәш ителми һәм машина белән туктарга җыенганда өзек гудок белән хәвеф сигналы бирергә кирәк.

Ерак сәфәргә җыенучы йөртүчеләргә үз автомобильләренең техник төзеклегенә аеруча игътибар итәргә кирәк. Салкын вакытта сәфәргә чыгар алдыннан автомобильнең җылы булуын кайгыртыгыз, двигатель һәм аккумуляторны тикшерергә, запас ягулык һәм яхшы антифриз салырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама