Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Иминлек

Штрафларын вакытында түләмәгән шоферларга чикләүләр кертелә

Административ штраф, җәза билгеләнгән документ законлы көченә кергәннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

Штрафларын вакытында түләмәгән шоферлар буенча эшләү дәвам итә. Ел башыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе 1 өлеше буенча 28 эш каралган, 12 кешегә административ беркетмә төзелгән. “Суд карары нигезендә өч райондашыбызга 15 тәүлеккә кадәр арест билгеләнде. Бер кешенең машинасына арест салынды, җиде кеше штрафларын ике мәртәбә арттырып түләде. Административ штраф, җәза билгеләнгән документ законлы көченә кергәннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Кагыйдә бозучыларга штрафлар түләү өчен ташламалы чор бирелә: карар чыгарганнан соң 30 көн эчендә 25 процент ташлама гамәлдә. Кайчагында шоферлар аңлы рәвештә штраф турында хатны алмый, ЮХИДИнең административ хокук бозулар турындагы карарларның күчермәләрен җибәрүе турында да хәбәрдар булмый. Күпләр хатны кул куеп алмаганда, карар законлы көченә кермәячәк, дип саный. Бу – зур хата, штрафларны вакытында түләргә кирәк!” – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев