Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре рейд үткәрде

Рейд вакытында янгын турында хәбәр бирүче автоном җайланмаларның төзеклеге дә тикшерелде

Ведомствоара график нигезендә районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре рейд үткәрде.

Алар, күпбалалы, авыр хәлдәге, инвалид балалар тәрбияләүче, опекун гаиләләрдә булып, янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүмат җиткерделәр.

"Рейд вакытында янгын турында хәбәр бирүче автоном җайланмаларның төзеклеге дә тикшерелде. Кайбер гаиәләрдә автоном җайланмаларның эшләмәве ачыкланды. Зур фаҗигаләрне булдырмый калуда мондый җайланмаларның ярдәме бар. Алар төтен исе сизелә башлау белән көчле тавыш чыгаралар”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.

Лилия Петрова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев