Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Шәхси хуҗалыкта янгын чыга

Ел башыннан бу – 29нчы очрак. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

4 декабрьдә Иске Карамалы авылында шәхси хуҗалыкта янгын чыга. Төнге сәгать икедә котельныйның идәненә ут каба. Йорт хуҗасы утны үзе сүндерә. Йорт иминиятләштерелгән. “Ел башыннан бу – 29нчы очрак. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге. Бина эчендә тәмәке тарту аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Кышкы чорда янгын куркынычы арта. Электр җиһазлары белән эш иткәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк”,– ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов.

Фото -Изображение от Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев