Мөслимдә “Тонировка” операциясе бара
Профилактик чара барышында ДАИ инспекторлары автомобильләренең алгы тәрәзәләрен караңгылатып йөрүче машина хуҗаларын ачыклаячак
Тәрәзәләрне караңгылаткан өчен 500 сум штраф каралган. Машина йөртүчегә кагыйдәне бозган өчен “требование” төзелә, ул 3 ай гамәлдә була. Шушы вакыт аралыгында әлеге төр хокук бозу буенча кабат тоткарланган шоферның эше судка җибәрелә. Суд карары нигезендә, кагыйдә бозучыга 4 мең сумга кадәр штраф яки 10 тәүлеккә кадәр арест яный. “Ел башыннан 58 шоферга автомобильләренең алгы тәрәзәләрен караңгылатып йөргән өчен административ беркетмә төзелде, – дип хәбәр итә ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
– Машина йөртүче туктатылган урында ук тонировканы салдырырга тиеш. Тәрәзәләрне караңгылатып йөрү күз күремен начарайта, фаҗигагә дә китерергә мөмкин”.
Фото – «Татар-информ»
Нет комментариев