Мошенниклыкның яңа төре
Мошенниклар алдап акча үзләштерүнең яңа ысулларын уйлап таба
Мошенниклар алдап акча үзләштерүнең яңа ысулларын уйлап таба. Бөгелмәдә яшәүче бер якташыбыз мошенниклыкның яңа төренә юлыккан. “Сәлам, бу фотода синме?” дигән текст белән беркетелгән сурәт-хәбәр алгач, 52 яшьлек ир-ат фотоны ачарга тели. Шул рәвешле җинаятьчеләр аның аккаунтына керү мөмкинлеген ала һәм аның исеменнән дусларына хәбәр җибәрә. Аккаунтын “ватуларын” белгәч, ир-ат банк картасы балансын тикшерә һәм акчасының исәп-хисап счетыннан югалуын күрә. Әлеге факт буенча РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсе 3нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Мошенниклар корбаны булмас өчен, райондашларыбыз саклык чаралары турында онытмасын иде. Быел 43 мөслимле мошенниклар тарафыннан алданган”, – ди район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Булат Замалиев.
Фото Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев